Нурлатлылар республика ифтарына җыена

2015 елның 24 июне, чәршәмбе
26 июньдә районнан мөхтәсиб Айрат хәзрәт Әюпов җитәкчелегендәге 40 кешелек делегация “Казан – Арена” стадионында узачак III республика ифтарына җыена.
2011, 2014 елларда узган Республикакүләм ифтарларда  нурлатлылар катнашып килә, - район мөхтәсибе. – Быелгы ифтар масштабы буенча Россиядә тиңнәр юк. Чара республиканың Диния назәрәте РФ мөселман – эшмәкәрләре, стадион администрациясе белән  берлектә үткәрелә. Елдагыча быел да программа мөнәҗәтләр, вәгазьләр һәм коллектив намаз булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International