Нурлатта: гаилә фермасына – дәүләт ярдәме

2015 елның 22 июне, дүшәмбе
Республикада “Татарстанда 2015–2017 елларда КФХлар базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” федераль ведомство программасы буенча грантлар отучы 41 фермер  арасында Яңа Әмзәдән Алмаз Корбанов та бар. Крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы әлеге акчаларны  гаилә фермасын үстерүгә тотарга ниятли.
- Бүгенге көндә 33 баш мөгезле эре терлек асрыйбыз. Шуларның 13е – савым сыер, - ди фермер. – Грант ярдәмендә  24 башка исәпләнгән заманча ферма төзергә, савым сыерларның баш санын арттырачакбыз.
Бу көннәрдә Корбановларның гаилә фермасында эшләрнең кызган чагы – печән өсте. Гаилә 76 гектарда үстерелгән печәнне беренче катка чаптыру белән мәшгуль. Моннан тыш, 60шар гектарда арпа һәм бодай да үстерәләр әле, аларны саклап үстерү буенча да мәшәкатьләре җитәрлек. Ә грант хуҗалыкларын тагы да үстерүгә яхшы стимул булачак, диләр Корбановлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International