Президент Праймеризында нурлатлылар да катнашачак

2015 елның 22 июне, дүшәмбе
27 июньдә Казанның Теннис академиясендә  үтәчәк беренче Президент праймеризында Нурлаттан “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе секретаре Равил Кузюров җитәкчелегендә 23 кешелек делегация катнашачак. Праймеризда алар сайлаучылар буларак үз фикерләрен белдерәчәкләр.
Президент праймеризында республиканың төрле иҗтимагый оешмалары тарафыннан тәкъдим ителгән 4 кандидатның катнашуы көтелә. Алар арасында республиканың бүгенге лидеры Рөстәм Миннеханов,  Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин, РФ Президенты администрациясенең эчке сәясәт идарәсе экс-президенты Олег Морозов бар. Бу көнне праймеризда катнашучы 1636 сайлаучыларның тавыш бирү нәтиҗәләреннән чыгып төзелгән рейтингка карап,  4 кандидат арасыннан 3се сайлап алыначак.
Шул ук көнне Нурлаттан 47 секретарь Башлангыч бүлекчәләр секретарьлары форумында да катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International