ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2015 ел
шимбә
Бүген, 27 июньдә  эш визиты белән Нурлатка  Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов килде. 

26
июнь, 2015 ел
җомга
Бүген, 26 июньдә, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә Халыкка түләүсез юридик ярдәм көне кысаларында кабул итү үткәрелә. 

Бүген редакциядә Әбунәче көне бара. Район газетасына язылыгыз һәм моменталь тиз уенатыла торган розыгрышта катнашыгыз!
Форсаттан файдаланып калырга ашыгыгыз!

Чәршәмбе көнне аграр техникумда эксперт комиссиясенең йомгаклау утырышы үтте. Мәгариф өлкәсендәге күзәтчелек һәм контроль департаменты рәисе Гөлнара Габдрахманова җитәкчелегендә узган утырышта уку йортының аккредитацион статусы тагын бер кат расланды.

25
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Районның 41 чыгарылышы мәктәпне “Укудагы аерата уңышлары өчен” медале белән тәмамлады. Әлеге олы бүләкне олимпиада, фәнни-гамәли конференцияләр җиңүчеләре, мәктәпне “5” билгеләренә генә тәмамлаучылар һәм БДИ буенча 75 балладан артык бәя алучылар алды.  

Бу атнада районның 3 сәламәтләндерү лагеренда икенче смена башланды. Бу чорда районның 400 баласы ял итеп, сәламәтлеген ныгытачак. Ә 23 мәктәп яны, 3 хезмәт һәм ял лагерьларенда беренче сменалар төгәлләнде. 

Яңгырлар юклыгы су белән тәэмин итүдә чагылыш таба.
– Су куллану ике тапкырга артты, – диде “Промочистка”ның баш инженеры Анатолий Анисимов. – Шәхси секторда бакчаларында су сибү системаларын төне буена сүндерми калдыручылар да бар.
Баш инженер шикәрчеләр һәм  тимер юлчылар бистәләрендә, скважиналарның аз булуы сәбәпле, суны сәгатьләп бирү ихтималлыгы турында да әйтте. Әмма су белән тәэмин итүдә өзеклекләр була калса да, балалар учреждениеләре, хастаханә сусыз калмаячаклар – бирегә аны китереп торачаклар.
Райондагы Балалар иҗтимагый оешмалары эшчәнлегендә  мөһим вакыйгаларның берсе – Балалар иҗаты үзәге каршында “Яңа буын” район советы оешу булды.
Бүген Социалистик Хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны,  VIII чакырылыш СССР Верховный Советы депутаты, 28 ел дәвамында районның “Дружба” колхозын җитәкләгән легендар шәхес–Шәриф Сәгыйрь улы Хафизовка 95 яшь тулган булыр иде.

24
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Нурлатта “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Нурлат җирле бүлекчәсенең XXI конференциясенең беренче этабы үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International