Онытырлык кеше түгел

2015 елның 22 июне, дүшәмбе
Узган шимбә көнне Нурлаттан бертөркем делегация Башкортостанның Шаран районы Зирекле авылында булып Марат Хуҗинның истәлегенә баш иеп кайтты.
Кеше китә – эше кала. Гаҗәеп талантлы җитәкче, кешелекле һәм киңкырлы шәхес – озак еллар “Нурлатнефть” НГДУсын җитәкләгән Марат Мөхлис улы Хуҗинны нурлатлылар шундый итеп искә алалар. Моннан 11 ел элек, гөрләп яшәр чагында якты дөньядан киткән Марат Мөхлисович туган җирендә дә игелекле гамәлләре белән якты эз калдырып киткән. Бүген ул нигез салган һәм соңрак аның исеме белән аталган ял паркы, мәчет, аналар һәйкәле  ансамбле авылның бизәге булып торалар. Әлбәттә, биредә мәрхүмнең җәмәгате Вәсилә Нурлыгаян кызы Хуҗинаның олы кайгытучанлыгына да сокланмаган кеше юк. Ял паркы чәчәкләргә күмелгән, мәрхүмнең бюсты каршында–һәрчак тере чәчкәләр, кабере өстендә дә гөлләр чәчәк атып утыра, тере чәчкәләр яңартылып тора. Шимбә көнне исә алар янына яңалары өстәлде, мәрхүм рухына дога кылынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International