Нурлатта иң яхшы гаилә – Исаева гаиләсе

2015 елның 22 июне, дүшәмбе
19 июньдә тәрбиягә блу алып үстерүче һәм опекун гаиләләрдә үсүче малай-кызлар өчен традицион балалар Сабантуе үтте.
Бәйрәмгә Бөгелмә, Спасс районнарыннан да шундый гаиләләр чакырылган иде. Балалар Сабантуенда зур кунаклар да булып киттеләр. Иң элек барысын да ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре Департаменты дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек Идарәсенең дәүләти конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге баш киңәшчесе Руслан Мәрданшин сәламләде. Ул барысын да бәйрәм белән котлады. “Нурлат районында ятим балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән хәйрия эше яхшы үсеш алган. Бу уңайдан сезнең тәҗрибәне уртаклашырга була”, – диде ул. Һәм мисал буларак “КОСиГ” кече нефть компаниясен атады, алар ел саен балалар Сабантуеның төп иганәчеләре булып, балаларны бүлкәләр белән сөендерәләр. Бәйрәмдә гадәттәгечә “Елның иң яхшы тәрбиягә бала алып үстерүче гаиләсе” конкурсына да йомгак ясалды. Күчмә Кубокны Нурлаттан ялгызы гына тәрбиягә алган 4 бала үстерүче Елена Исаева яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International