ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2015 ел
сишәмбе
Татарстанда узган атнада билгеләп үтелгән Халыкара дуслык көненнән  “Республика тасмасы” акциясе старт алды. “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәте активистлары 30 август – Республика көненә кадәр республика халкына Татарстанның күпмилләтле халкының бердәмлеге билгесе буларак өч – ак, яшел һәм кызыл төсләрдәге тасмалар өләшәчәкләр.
Шул көннәрдә “2015-2017 елларда Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм” программасы буенча конкурс комиссиясен  уңышлы узучылар арасында Нурлат районыннан да ике фермер бар.

3
август, 2015 ел
дүшәмбе
“Сөләйманов Ә.И” КФХсы комбайнчысы урак башыннан бирле “Класс-Тукано” комбайнында 528 гектардан 1085 тонна иген урдырырга өлгергән. 
Дүшәмбегә район кырларында барлык мәйданнарның 31 процентында игеннәр җыеп алынды. Бу – 12832 гектар. Иң ишле мәйданнар “Сөләйманов Ә.И” КФХсына туры килә, биредә 4983 гектарда урып-җыю үткәрелгән, “Южная”да – 2744, “ВЗП-Билярск”та – 1191, “Нурлат сөте”ндә 956 гектарда игеннәр җыеп алынган. Район буенча бер гектарга уртача уңыш 22 центнер тәшкил итә.
Нурлат картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче – 19 кеше хәйрия ярдәменә ия булды.
- Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында әлеге  бүләкләрне сугышта катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә Ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый төбәк оешмасы ясады, - ди Картлар һәм инвалидлар йорты директоры Евгений Савинов. – Мондый бүләкләрне  стационар учреждениеләрдә яшәүче ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре алды.
Агачтан сырлап эшләнгән биек капка артында–борынгы татар йорты күренешләре: аланлыкка сибелгән урак уручы хатын-кызлар, кул тегермәнендә бодай ярдыручы яшь егет, нәни он капчыклары тутырылган кул арбасы, арырак–умарталыкта аю бал белән сыйлый, абзарда бантиклы кәҗә сикергәли, печән кибәне янында – эш кораллары, күл аша салынган челтәрле күпер, суда йөзеп йөрүче каз-үрдәк,  авыл өендә–татар халкының, яшәеш-көнкүрешен чагылдырган аш-су, кул эшләре үрнәкләре...–әйтерсең, вакыт тәгәрмәче бер гасырга кире әйләнеп кайткан!

31
июль, 2015 ел
җомга
Бүген Иске Чаллының “Лейся, песня” рус  җырлары ансамбле Алабуга шәһәрендә узучы VIII Спасс ярминкәсендә катнаша. Безнең мәдәният коллективлары бу чарада катнашмый калганнары юк.
Кичәге көнгә барлык мәйданнарның 21 процентыннан (8709 гектар) игеннәр җыеп алынган. Бер гектарга уртача уңыш 23 центнер тәшкил итә. Берүк вакытта җир эшкәртү, азык әзерләү актив алып барыла.
Районда 1 августтан “Мәктәпкә җыенырга булыш!” республика акциясе старт алачак. Бу чорда район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре, депутатлар 100гә якын баланы мәктәпкә әзерләргә планлаштыра. Төп игътибар аз керемле, тәрбиягә бала алып үстерүче, авыр тормыш хәлендәге, инвалид гаиләләренә биреләчәк. Әлеге хәйрия акциясе районда сигезенче ел рәттән оештырыла инде.
“Перспектива” җәмгыяте (җитәкчесе Әнис Гайнуллин) “2014 елда Татарстан республикасы муниципаль берәмлекләре торак пунктларында иң яхшы мәдәни объектлар” республика конкурсында “Төзү-монтаж эшләре сыйфаты” номинациясендә I дәрәҗә  Дипломга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International