ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Кичәгедән район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре район басу-кырларына чыгып, уракта катнашучылар өчен концертлар оештыра башладылар. Агитбригада үзенең юлын “Нурлат сөте”нең Иске Чаллы бүлегеннән башлады.
Сәлимҗанов урамы 13нче йорт янындагы скверда төзекләндерү эшләре дәвам итә. “СтройГранд” подрядчы оешмасы иске скверны демонтажлап, хәзер яктырткычлар өчен кабельләр сузу белән мәшгуль, чиратта – поребриклар кую, брусчаткадан җәяүлеләр юлы ясау һәм яшелләндерү.
“Президент белән бергә!” республика иҗтимагый хәрәкәте Республика көненә багышлап игълан иткән “Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә!” Туган көнең белән, Татарстан!” дип аталган балалар открыткалары  конкурсы дәвам итә.
Агымдагы елда районда аерылышучылар саны кимеде, дип хәбәр итәләр район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә.
Узган елның 7 аенда барлыгы 130 пар аерылышкан булса, агымдагы елның шул чорында 100 пар.
имбә, 8 августта района Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан шикәрчеләр бистәсе стадионында зур бәйрәм оештырыла.
Анда футбол буенче блиц-турнир, ветераннары арасында очрашу, пневматик мылтыктан ату, җиңел атлетика эстафетасы кебек ярышлар, концерт программасы көтелә. Бәйрәм 10.00да башлана.

5
август, 2015 ел
чәршәмбе
Пәнҗешәмбе, 6 августта 15.00дә үзәк китапханә нурлатлыларны паркка әдәби утырмага чакыра. Анда сезне җирле авторларның Нурлат турында әсәрләре белән таныштырырлар, шулай ук бу көнне “Әнием киңәшләре” һәм “Геройлар урамнары” мәгълүмати акцияләрендә дә катнаша аласыз.
15 августтан районда каурый кошларга җәйге-көзге ау сезоны ачылачак. Киек каз, үрдәк һәм саз-болын кошларын бары рөхсәт кәгазе булганда гына ауларга рөхсәт ителә. Рөхсәт кәгазьләрен районның баш аучысыннан,район башкарма комитетының 43нче бүлмәсеннән алырга мөмкин.
Район педагогларының традицион август киңәшмәсе быел 26 августка билгеләнгән. Моңа кадәр Нурлат мөгаллимнәре 18 августта Бөгелмәдә узачак республика педсоветында катнашачак. Быелгы киңәшмәнең темасы: “Заманча мәгариф: яңа стратегик ориентирлар – яңа карарлар” дип атала.
Кичә районның 10 укучыдан торган җыелма командасы “Отчизны верные сыны” дип аталган спортның хәрби-гамәли һәм техник төрләре буенча республика спартакиадасына киттеләр. Ул 5-7 августта Минзәләдә узачак.  Программага спортның 10нан артык төре кертелгән.

4
август, 2015 ел
сишәмбе
Гимназиянең 2 укучысы бу көннәрдә Севастопольгә сәяхәт кыла.
– Мондый сәяхәтләрне республика ДОСААФы линиясе буенча өченче ел рәттән оештырабыз инде, – ди  ДОСААФның район оешмасы рәисе Радик Гыйниятуллин. – Смена ике атнага исәпләнгән.  Укучылар өчен Севастополь һәм Мәскәүгә экскурсияләр оештырылачак, моннан тыш, ял белән бергә хәрби әзерлек нигезләрен дә узачак алар. Парашют спорты белән шөгыльләнүче укучылар Кара диңгез флоты белән дә танышачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International