Казан Сабантуена – Нурлат бизәкләре

2015 елның 3 августы, дүшәмбе
Агачтан сырлап эшләнгән биек капка артында–борынгы татар йорты күренешләре: аланлыкка сибелгән урак уручы хатын-кызлар, кул тегермәнендә бодай ярдыручы яшь егет, нәни он капчыклары тутырылган кул арбасы, арырак–умарталыкта аю бал белән сыйлый, абзарда бантиклы кәҗә сикергәли, печән кибәне янында – эш кораллары, күл аша салынган челтәрле күпер, суда йөзеп йөрүче каз-үрдәк,  авыл өендә–татар халкының, яшәеш-көнкүрешен чагылдырган аш-су, кул эшләре үрнәкләре...–әйтерсең, вакыт тәгәрмәче бер гасырга кире әйләнеп кайткан! Бары шунда ук оештырылган сәүдә рәтләре, спорт уеннары, зәвыклы бизәлеш, көне буе җырдан тынмаган сәхнә генә моның бәйрәм мәйданы булуына ишарәли иде. Казанның быелгы аерата истәлекле Сабантуенда Нурлат быел әнә шулай милли бизәкләребезне заманча күңел ачу чаралары һәм кунакчыллык белән тулыландырып, бәйрәм кунакларына гаҗәеп матур тәэсирләр бүләк итте. Ә алар көне буена өзелмәделәр: фотога төшүчеләр, кызларыбызның дәртле биюенә сокланучылар, милли уеннарда көч сынашучылар һәм һәр экспонат турында  кызыксынып төпченгән чит ил кунаклары бу җылы йорттан канәгатьлек алып киттеләр.
–Мондый бәйрәм башка бер җирдә дә юктыр,–ди ТРда гарәб студентлары берлеге рәисе Абдурахман Бабораек манзарага сокланып. 9нчы елын Татарстанда яшәүче Йәмән егет, энергоуниверситет аспиранты Сабантуйны бер генә дә калдырмый, һәм һичшиксез безнең йортка да керә икән.
–Башкала Сабантуенда катнашу–безнең өчен зур дәрәҗә,–ди Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы Равил Кузюров.–Үз казанышларыбызны, яшәешебезне, мәдәниятыбызны күрсәтү мөмкинлеге, һәм без шуңа ирештек тә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International