Татулык һәм бердәмлек билгесе

2015 елның 4 августы, сишәмбе
Татарстанда узган атнада билгеләп үтелгән Халыкара дуслык көненнән  “Республика тасмасы” акциясе старт алды. “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәте активистлары 30 август – Республика көненә кадәр республика халкына Татарстанның күпмилләтле халкының бердәмлеге билгесе буларак өч – ак, яшел һәм кызыл төсләрдәге тасмалар өләшәчәкләр.
Шул чор эчендә республика буенча 2 меңнән артык волонтер 600 меңнән артыграк тасма таратыр, дип планлаштырыла. “Президент белән бергә” хәрәкәтенең Нурлат активистлары да әлеге акциягә кушылачак, алар тасмаларны төрле район чараларында, акцияләр барышында өләшергә җыена.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International