Нурлат өлкәннәре хәйрия бүләге алды

2015 елның 3 августы, дүшәмбе
Нурлат картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче – 19 кеше хәйрия ярдәменә ия булды.
- Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында әлеге  бүләкләрне сугышта катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә Ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый төбәк оешмасы ясады, - ди Картлар һәм инвалидлар йорты директоры Евгений Савинов. – Мондый бүләкләрне  стационар учреждениеләрдә яшәүче ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре алды.
- Яшь вакытта күрмәгәннәрне күрәбез, - ди картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче тыл хезмәтчәне ХәлимәВафина. – Быел аеруча да Җиңүнең 70 еллыгы бүләкләргә бай булды. Ил, республика, район җитәкчеләреннән шәхсән бүләкләр алдык. Инде хәзер хәйрия бүләкләре белән сөендерәләр.
Үзенең туган көнен  - 106 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үткән көнне Евдокия Казачковага да шундый бүләк тапшырдылар. Ике сугышны кичкән йөзбяшәр әби дә бүләккә бик сөенде.
- Зур рәхмәт, - диде йөзьяшәр үзенә игътибар булуына сөенеп. – Беркайчан да онытмыйсыз. Бүгенге туган көнемә туры китереп тагын бүләк ясадыгыз.
Картлар һәм инвалидлар йортында хәбәр итүләренчә, Җиңүнең 70 еллыга багышланган чаралар ел дәвамында барачак икән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International