Грант эш башларга ярдәм итә

2015 елның 4 августы, сишәмбе
Шул көннәрдә “2015-2017 елларда Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм” программасы буенча конкурс комиссиясен  уңышлы узучылар арасында Нурлат районыннан да ике фермер бар.
Егоркинодан Анатолий Трофимов конкурста теплица,  Урта Камышлыдан Мария Юхмальчина сөтчелек фермасы төзү проекты белән катнашканнар һәм алга таба Грант акчаларын да шул юнәлешләр буенча кулланырга җыеналар. Республика буенча конкурста 54 фермер хуҗалыгы катнашкан,  шуларның 34се Грантка ия булган. Җиңүчеләр исә 1 миллион 500 меңгә кадәр дәүләт ярдәме алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International