Бүген Нурлат районы Яңа Әмзә авылында президент программасы буенча модульле участок ветеринария пункты сафка басты. Яңа модульле бинада барлык кирәкле мөмкинлекләр булдарылган.
“РИТЭК” ААҖенең VI социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнашу өчен, бу юлы нурлатлылар 44 гариза тапшырган. Шулар арасыннан җирле комиссия 22 проектны сайлап алган, аларны бу көннәрдә Казанга җибәрәчәкләр. Сайлап алынганнар арасында 3 шәһәр балалар бакчасы проектлары да бар. Гомумән, нурлатлылар бу бәйгедә ел саен катнашалар һәм җиңүгә дә лаек булалар.