Нурлат: “Перспектива” республикада иң яхшы сыйфат күрсәтте

2015 елның 31 июле, җомга
“Перспектива” җәмгыяте (җитәкчесе Әнис Гайнуллин) “2014 елда Татарстан республикасы муниципаль берәмлекләре торак пунктларында иң яхшы мәдәни объектлар” республика конкурсында “Төзү-монтаж эшләре сыйфаты” номинациясендә I дәрәҗә  Дипломга лаек булды. Мондый зур бәя “Перспектива”га “Авыл клублары” республика президент программасы кысаларында Якты Күлдә күп функцияле үзәк төзелеше өчен бирелде. Бүләкләү тантанасы ТРның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында үтте.

Фото ТРның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International