ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2015 ел
сишәмбе
Намуслы хезмәте һәм финанс икътисадый эшчәнлегендәге казанышлары өчен Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе 33 номерлы бүлеге башлыгы Хәсәншина Ралия Габдулла кызы Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде.
Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре азагына якынлашып килә. Бүгенге көнгә барлык мәйданнарның 85 процентыннан 68562 тонна иген җыеп алынган, бер гектарга уртача уңыш 20,2 центнер тәшкил итә. Басуларда берүк вакытта көзге чәчү һәм сөрү эшләре дәвам итә – район игенчеләре барлык мәйданнарның 47 процентында уҗым чәчкәннәр, 18 мең гектардан артыграк туфрак эшкәрткәннәр.
Бүген, 25 августта Нурлат муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе һәм ТР Президентын сайлауларга булышлык итү һәм аңа әзерлек белән бәйле сорауларны хәл итү буенча эшче төркемнең берләштерелгән киңәйтелгән утырышы үтте. Аны район башлыгы Равил Кузюров алып барды.

24
август, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген, 24 августта шәһәрнең 9нчы урта мәктәбенә яңа директор билгеләнде. Ул  - Газизова Алсу Минталиповна. Алсу Минталиповна югары белемле, филолог, 18 ел стажга ия.
Бөгелмәдә узган традицион август киңәшмәсеннән нурлатлылар “Ford” автобусына ия булып кайттылар. 
Мәктәп укучылары өчен бирелүче микроавтобус ачкычларын район башлыгы Равил Кузюровка Республика Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов үзе тапшырды.
Хәзер нурлатлыларның кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча онлайн-фикер алышуда катнашу мөмкинлекләре бар.
Район җитәкчелеге һәм службаларның хезмәт коллективлары белән очрашуы дәвам итә. Бүген иртән район башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин НРЭС коллективы белән очрашты. Очрашуны  НРЭС җитәкчесе Иван Николаев ачып, кыскача коллективның республика президент программасы буенча башкарган эше һәм алда торган бурычлар турында сөйләде.

21
август, 2015 ел
җомга
Бу көннәрдә Карл Маркс урамы буйлап тимер юлчылар һәм шикәрчеләр микрорайоннарына тимер юл кичүе аша җәяүләп чыгып йөрүчеләр өчен дә, биредәге базар һәм кибетләргә автомобильләрдә килүчеләргә дә сөенечле яңалык бар – урамның Гыйматдинов урамы киселешеннән тимер юл җәяүлеләр кичүенә кадәрге өлешендә юл ремонты бара. Бу үзәктәге иң проблемалары  участокларның берсе булгандыр, мөгаен.
Юл ремонты белән НУАДлылар  мәшгуль.
Капиталь ремонттан соң ерактан ук балкып торучы,  төсле шарлар белән бизәлгән йорт, ишегалдында – кайнар самавыр, чәкчәк-бавырсаклар, чәчәк бәйләмнәре һәм канәгать елмаючы халык.  Бүген Гыйматдинов урамының 60нчы йортында яшәүчеләр йортларында капиталь ремонт тәмамлануын әнә шулай зурлап Ишегалды бәйрәме ясап билгеләп үттеләр.
7–16 сентябрьдә Татарстанда, шул исәптән Нурлат районында да “Аеклык бәйрәме” республика акциясе узачак. Акция сәламәт яшәү образын пропагандалау максатыннан үткәрелә. Безнең районның ведомствоара комиссиясе дә аны нәтиҗәле үткәрү өчен план төзегән инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International