Бүләккә - автобус

2015 елның 24 августы, дүшәмбе
Бөгелмәдә узган традицион август киңәшмәсеннән нурлатлылар “Ford” автобусына ия булып кайттылар. 
Мәктәп укучылары өчен бирелүче микроавтобус ачкычларын район башлыгы Равил Кузюровка Республика Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов үзе тапшырды.
– Автобус авыл һәм шәһәр мәктәпләре өчен дә бик кирәк, – ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Линар Маняпов шатлыклары белән уртаклашып.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International