Сорауларыгызны “В контакте” аша бирегез

2015 елның 24 августы, дүшәмбе
Хәзер нурлатлыларның кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча онлайн-фикер алышуда катнашу мөмкинлекләре бар.
– Халык арасында аңлату эшләрен камилләштерү максатларында, Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе “В контакте”да рәсми төркемен булдырды, – ди  Роспотребнадзорның идарәсенең Нурлат һәм Аксубай районнарындагы территориаль оганы әйдәүче белгеч-эксперты Алсу Әбделганиева.
Онлайн-фикер алышудан тыш, төркемдә кулланучылар хокукларын яклау буенча Идарәгә ничек мөрәҗәгать итү, товарлар һәм хезмәтләр өчен Интернет аша түләү һәм башкалар кебек төрле киңәшләр дә алырга була. Шулай ук төрле конкурслар да үткәрелә. Бүгенге көндә төркемней 700ләп әбунәчесе бар инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International