Сайлаулар тыныч үтәргә тиеш

2015 елның 25 августы, сишәмбе
Бүген, 25 августта Нурлат муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе һәм ТР Президентын сайлауларга булышлык итү һәм аңа әзерлек белән бәйле сорауларны хәл итү буенча эшче төркемнең берләштерелгән киңәйтелгән утырышы үтте. Аны район башлыгы Равил Кузюров алып барды.
Сөйләшү Нурлат районында ТР Президентын һәм Нурлат районында муниципаль берәмлекләрнең  вәкаләтле органнарына депутатлар сайлауга әзерлек һәм аны үткәрү чорында террорчылык актларын кисәтү һәм җәмәгать куркынычсызлыгын көчәйтү буенча өстәмә чаралар турында барды. Сайлауларга әзерлек эшләренең торышы турында җентекле мәгълүматны район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова бирде. РФ МВДсының Нурлат районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Дмитрий Фомин һәм районара күзәтчелек эшчәнлеге буенча бүлек начальнигы Николай Захаров җәмәгать тәртибен һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында өстәмә чыгыш ясадылар. Чыгышлардан күренгәнчә, сайлауларга әзерлек план нигезендә алып барыла, объектларның террорчылыктан сакланышына зур игътибар бирелә. Район башлыгы яңгыраган җитешсезлекләрне вакытында бетерергә, имин һәм чиста сайлаулар үткәрергә чакырды.
–Сайлауларга әзерлек һәм аны үткәрү механизмы эшләнгән, бары аны үтәүгә җаваплы якын килергә генә кирәк,–диде Равил Әфраимович сөйләшүне йомгаклап.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International