Нурлатта юллар төзү дәвам итә

2015 елның 21 августы, җомга
Бу көннәрдә Карл Маркс урамы буйлап тимер юлчылар һәм шикәрчеләр микрорайоннарына тимер юл кичүе аша җәяүләп чыгып йөрүчеләр өчен дә, биредәге базар һәм кибетләргә автомобильләрдә килүчеләргә дә сөенечле яңалык бар – урамның Гыйматдинов урамы киселешеннән тимер юл җәяүлеләр кичүенә кадәрге өлешендә юл ремонты бара. Бу үзәктәге иң проблемалары  участокларның берсе булгандыр, мөгаен.
Юл ремонты белән НУАДлылар  мәшгуль.
–200 метрлы бу арада 4 метр ярым киңлектә ике кат асфальт түшәячәкбез.  Бу участок җиңелләрдән түгел, башта туфракка планировка ясарга туры килде. Бүген беренче кат асфальт түшибез. Икенче каты  киләсе атнада салыначак, - ди НУАДның юл участогы мастеры Нәфис Гыймалетдинов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International