ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты һәм “Тарихи фехтование һәм реконструкция үзәге “Сулица” үткәргән  чара Болгар җиренә бу юлы яшьләрне җыйган иде.
Кичә, 19 августта, шәһәр һәм район җитәкчелеге һәм җаваплы службалар җитәкчеләре Югары Нурлат микрорайоны халкы белән очрашты.
Югары Нурлат микрорайоны халкы өчен узган чор биредә территориаль иҗтимагый үзидарә оешу белән истә калачак.

19
август, 2015 ел
чәршәмбе
Чәршәмбе көнне Баулы районының “Ак калфак” оешмасы һәм Бөтенроссия Татар конгрессының Баулы җирле бүлекчәсеннән торган делегация Нурлатта кунакта булды.
Самара шәһәрендә яшәүче якташыбыз, Кораллы көчләр ветераны, отставкадагы полковник, Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданины Идеал Галәветдинов моннан ун ел элек Бөек Ватан сугышында катнашкан нурлатлылар турында “Гордость земли Нурлатской” дигән китап төзеп, нәшер итеп якташлары өчен зур бүләк ясаган иде инде.
Татарстанда 17 августтан 16 октябрьгә кадәр хайваннар арасында котыру чирен кисәтү максатыннан икеайлык башланып китте. Икеайлыкны үткәрү республикада котыру чире йоктырган хайваннарның кискен артып китүе белән бәйле. Мәсәлән, агымдагы елда республикада котыру чиренең 240 очрагы теркәлгән. Бу – узган елның шул чоры белән чагыштырганда 6,3 тапкырга артыграк.
Кичә, 18 августта районның террорчылыкка каршы комиссиясе каршындагы эшче төркеме утырышы үтте. Анда “Экстремизмга – юк!” террорчылыкка каршы айлык алдыннан комиссиянең чаралар планы турында фикер алышынды. Әлеге айлык Татарстан буенча 1-30 сентябрьдә узачак.
Кичә, 18 августта Ключи микрорайоны халкының шәһәр-район җитәкчелеге һәм төрле служба башлыклары белән очрашуы үтте.
Очрашуга җыелган халык үз сорауларын биргәнче, иң элек үзләренең ТОС рәсиенә дә, шәһәр-район җиткәчелегенә дә рәхмәтләрен җиткерүне кирәк тапты.

18
август, 2015 ел
сишәмбе
Пенсия фонды системасында намуслы хезмәте өчен РФ Пенсия фондының Нурлат идарәсе начальнигы Рушания Мобин кызы Шакировага “РФ Пенсия фонды отличнигы” күкрәк билгесе тапшырылды.
“Татнефть” ПАОсы нурлатлыларга татар эстрадасының популяр артистлары чыгышыннан концерт  бүләк итте.
Җиңүнең 70 еллыгы һәм “Татнефть” оешуга 50 ел уңаеннан нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләренә, ветераннарына һәм гомумән, нурлатлыларга зур бәйрәм концерты дүшәмбе көнне шәһәр Мәдәният сараенда узды.
Шимбә көнне  Фома авылында "Авыл көне" уңаеннан күңелләргә үтеп керерлек матур бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәмне үткәрүдә авыл җирлеге башлыгы Рәшит Абдрахманов  башлап йөрүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International