Хезмәт коллективларында очрашулар бара

2015 елның 24 августы, дүшәмбе
Район җитәкчелеге һәм службаларның хезмәт коллективлары белән очрашуы дәвам итә. Бүген иртән район башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин НРЭС коллективы белән очрашты. Очрашуны  НРЭС җитәкчесе Иван Николаев ачып, кыскача коллективның республика президент программасы буенча башкарган эше һәм алда торган бурычлар турында сөйләде. Әсгать Касыймович чыгышы тулаем республика үсеше фонында шәһәр һәм райондагы соңгы үзгәрешләрне яктыртуга багышланган иде. Очрашуда Казанда узган Универсиадага әзерлек эшләрендә активлык күрсәткән ике энергетик–диспетчер Ринат Низамов һәм ОВБ электромонтеры Ринат Әхмәтовка оештыру комитеты тарафыннан бирелгән бүләкне тапшыру да булды.
Бүген кичен шундый ук очрашу “МАКойл” ЯАҖендә үтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International