ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Мәдәният сараеның кече залында район мөхтәсибәтенең чираттагы утырыш үтте. Ул районда берничә ел дәвамында мөхтәсиб булып торган Айрат хәзрәт Әюповның Казанга яңа вазифага күчерелүе уңаеннан оештырылды.

Шәһәрнең үзәк мәйданында шушы көннәрдә куелган тауның рәхәтен балалар күрә дә башладылар инде.


14
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген, 14 декабрьдә, Югары Нурлатта яшәүче Ева Федоровна Әхмәтсафина 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Нурлатта Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне кысаларында кабул итүне көндезге 12дә берьюлы дүрт вәкаләтле зат – район башлыгы Равил Кузюров, район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова, район һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчеләре Әсгать Габдуллин һәм Нәгыйм Сафиуллин башлап җибәрделәр.

Татар халык театры режиссеры Илшат Гайсин һәм Бикүле халык театры режиссеры Нәфисә Хәсәнова бүген халык театрлары эшчәнлеге проблемалары буенча Республика семинары эшендә катнашалар. Көннең икенче яртысында Кәрим Тинчурин исемендәге татар драма һәм дәүләт театрында узачак XV “Идел йорт” Төбәкара фестиваль – конкурс та уза.

Бүген, 14 ноябрьдә Нурлат делегациясе Казанда Халыклар Дуслыгы йортында “Татарстан Республикасында русс милли – мәдәни берләшмәсе” Төбәк иҗтимагый оешмасының хисап – сайлау конференциясендә катнашалар. Чарада  Халыклар Дуслыгы йорты директоры Гаяз Таҗиев һәм  оешманың җирле җиәәкчесе, Мамык авылы мәдәният йорты директоры Юлия Магарина катнаша.

Бүген, 14 декабрьдә үткән гомумшәһәр планеркасында төп тема буларак Яңа елга әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләсе каралды. Шәһәрдә һәм районда тормышны тәэмин итү службаларының кышкы чорга әзерлеге турында район башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин хәбәр итте.

Бүген, 14 декабрьдә көндезге 12дән кичке 8гә кадәр өченче Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак. Нурлат районында вәкаләтле затлар итеп район башлыгы Равил Кузюров, аның урынбасары Флюра Ногманова, район һәм шәһәр башкарма комитетлары җитәкчеләре Әсгать Габдуллин һәм Нәгыйм Сафиуллин билгеләнгән.


11
декабрь, 2015 ел
җомга

Бүген редакция коллективы тулысынча диярлек әбунә оештыру белән мәшгуль. Ташламалы язылуның соңгы көннәрен нәтиҗәле итү максатыннан, коллектив шәһәр оешма-предприятиеләренә, базарга, хастаханәгә һ.б. халык күп йөри торган урыннарга юл тотты. Безнең тырышлыкның нинди нәтиҗә бирүе көн азагында билгеле булачак. Шул ук вакытта редакциянең реклама бүлегендә дә газетага язылу оештырылган. Ташламалы бәядән газетага язылып калыгыз!


9
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

“ИТ-чемпион” республика конкурсының 2015 елның 1 августыннан 30 ноябренә кадәр барган икенче этабына йомгаклар ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International