Бүген, 14 декабрьдә үткән гомумшәһәр планеркасында төп тема буларак Яңа елга әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләсе каралды. Шәһәрдә һәм районда тормышны тәэмин итү службаларының кышкы чорга әзерлеге турында район башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин хәбәр итте. Халыкны өзеклексез ут, су, газ, җылылык белән тәэмин итү, шәһәрне кардан арындыру кебек көнүзәк мәсьәләләр район җитәкчелегенең күз угында кала. Службалар да моның өчен ныклы хәзерлек күргәннәр: җәйдән ремонт эшләре үткәрелгән, кышкы чорга өстәмә авария бригадалары булдырылган, тәүлек әйләнәсе кизү тору оештырылган, террорчылыкка каршы чаралар күрелгән. Юлларга сибү өчен җитәрлек күләмдә реагентлар запасы булдырылган. Планерканы алып баручы район башлыгы Равил Кузюров службаларны мобиль булырга, һәр сигнал буенча оператив эш итәргә чакырды. 125нче янгын часте начальнигы Илһам Курамшин 15декабрь – 16 гыйнварда республикада, шул исәптән безнең районда да янгынга каршы аерата режим кертелүен хәбәр итте һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә җаваплы карарга кирәклеген искәртте. Ә кышкы каникуллар чорында балаларның ялын оештыру турында район мәгариф идарәсе начальнигы Линар Маняпов сөйләде. Кышкы чорда мәктәпләрдә ишекләр ябылмаячак, чаралар планы бүгеннән әзер. Ә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Морадыймов фальсификацияләнгән спиртлы эчемлекләр белән туган ситуацияне бәян итте, андый закон бозу очрагы өчен һәр сәүдә ноктасы җитәкчесенең шәхси җаваплылыгы турында тагы бер кат искәртте.
Планерка озак еллар намуслы хезмәтләре өчен һәм лаеклы ялга китүләре уңаеннан бер төркем җитәкчеләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды.