Шәһәрнең үзәк мәйданында шушы көннәрдә куелган тауның рәхәтен балалар күрә дә башладылар инде. Тауларны ТКХ МУПы өйде, алар куркынычсызлык максатыннан бер якларыннан менү өчен агачтан баскыч та ясап куйдылар. Ә тауны су белән ныгытуда 125 янгын часте булышты.
Шәһәр башкарма комитетында әйтүләренчә, Түбән Нурлат, Ключи, Югары Нурлат кебек микрорайоннарда таулар ясау, чыршы кую кебек эшләр ТОСларга йөкләнелгән.