Нурлатта мөхтәсиб вазифаларын башкаручы сайланды

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

Бүген Мәдәният сараеның кече залында район мөхтәсибәтенең чираттагы утырыш үтте. Ул районда берничә ел дәвамында мөхтәсиб булып торган Айрат хәзрәт Әюповның Казанга яңа вазифага күчерелүе уңаеннан оештырылды. Утырыш Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, көньяк төбәк районнары казые Равил хәзрәт Зөфәров, район башлыгы Равил Кузюров, имам-хатыйблар, авыл җирлекләре башлыклары катнашында үтте. Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Айрат хәзрәткә Нурлат районында алып барган нәтиҗәлеге эшчәнлеге өчен рәхмәтләрен җиткерде һәм район мөхтәсибе вазифаларын вакытлыча башкаручы сайларга кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты. Җыелышта катнашучылар район мөхтәсибе вазифасына Чишмә авылы имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Җамалов белән Пушкино авылы имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Сәйфуллинны тәкъдим иттеләр. Нәтиҗәдә, ачык тавыш бирү юлы белән район мөхтәсибе вазифаларын башкаручы итеп  Ирек Сәйфуллин сайланды.
Утырышта Равил Кузюров Айрат хәзрәт Әюповка рәхмәтләрен җиткереп, истәлекле бүләк тапшырды һәм яңа вазифада уңышлар теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International