Нурлатта Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне халыкның активлыгы белән үтә

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

Нурлатта Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне кысаларында кабул итүне көндезге 12дә берьюлы дүрт вәкаләтле зат – район башлыгы Равил Кузюров, район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова, район һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчеләре Әсгать Габдуллин һәм Нәгыйм Сафиуллин башлап җибәрделәр. Һәр дүрт ноктада кабул итү халыкның активлыгы белән бара, нурлатлылар  вәкаләтле затларга үзләрен борчыган төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, район башлыгы Равил Кузюровка мөрәҗәгать итүчеләр арасында Электростанция урамының 3нче йортында  яшәүчеләр дә бар иде. Шул йортта яшәүче Серафима Казакова әйтүенчә, аларда электр уты өчен ОДН борчу тудыра. Район башлыгы халыкның гозерен тыңлап, бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен җаваплы затлар билгеләде һәм мөрәҗәгать буенча бер атна эчендә тиешле чара күрергә кушты.
 Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне Россия Федерациясе  Президенты әмере буенча 2013 елның 12 декабреннән бирле үткәрелә.  Алда телгә алынган дүрт заттан тыш, көндезге 2дән районның төрле учреждениеләрендә дә   кабул итүләр  бара,  ул  20.00га кадәр  дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International