Бүген, 14 декабрьдә, Югары Нурлатта яшәүче Ева Федоровна Әхмәтсафина 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.
Юбилярны район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова котлады, РФ Президенты Владимир Путиннан Котлау хаты һәм Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Флюра Рәшитовна тыл хезмәтчәненә җан тынычлыгы, имин көннәр һәм сәламәтлек теләде.
Ева Әхмәтсафина авыр тормыш юлы үтүенә дә карамастан, бүгенге көнгә кадәр күңел көрлеген һәм тормышка мәхәббәтен югалтмаган.