“ИТ-чемпион” республика конкурсының 2015 елның 1 августыннан 30 ноябренә кадәр барган икенче этабына йомгаклар ясалды. Нурлат районы буенча “Иң актив мәктәп укучысы” номинациясендә Кизләү мәктәбеннән Ләйлә Әхмәтова, Нурлат гимназиясеннән Михаил Емельянов, Яңа Әлмәт мәктәбеннән Рәмис Вәлиев җиңү яулады. Ләйлә Әхмәтова республика буенча беренче да урынга чыккан. “Иң актив мәктәп” номинациясендә исә район мәктәпләре арасында Кизләү мәктәбе беренчелекне алган.