Кичә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә сәяси совет утырышы үтте. Бүлекчә секретаре Флюра Ногманова рәислегендә узган утырышта сәяси совет әгъзалары 9 сентябрьдә узачак сайлауларда партиядән депутатлыкка кандидатларны тәкъдим иттеләр һәм сайлау алды программасын кабул иттеләр.
Нурлатның яшьгвардиячеләре “Бердәм Россия” тарафдарлары белән берлектә “Иреклеләр атналыгы” кысаларында картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче тыл хезмәтчәннәре һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары янына барды.
29 июль көнне Нурлатта Хәрби диңгез флоты көнен билгеләп үтәчәкләр.
Бүген, 26 июльдә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин капиталь ремонтланучы “Тирмәкәй” балалар бакчасында булып, эшләрнең барышы белән танышты.
Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе тарафыннан рәсми рәвештә Түләүсез юридик ярдәм үзәкләре ачылган һәм эшләп килә.
Кичә Михайловка авылында яшәүче Дария Алексеевна Трофимовага 90 яшь тулды.
Бүген “АК БАРС БАНК»ның Нурлаттагы өстәмә офисы коллективына Илназ Гатинны яңа җитәкче буларак тәкъдим иттеләр.
Иртәгә, 27 июльдә иртәнге 6дан 8гә кадәр Совет урамында «Тоннель» операциясе узачак.
Бүген шикәрчеләр микрорайонындагы “Дуслык”скверында Халыклар дуслыгы йортының инициатив төркеме барлык теләүчеләр өчен дә чираттагы иртәнге зарядка үткәрде.
Бу көннәрдә шәһәрдәге 5 парк һәм скверда төрледән-төрле чаралар үтә.