Нурлатта “Шәһәрнең мәдәни мохите” проекты кысаларында чаралар дәвам итә

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә шәһәрдәге  5 парк һәм скверда төрледән-төрле чаралар үтә. Кичә Сәлимҗанов исемендәге скверда шәһәрнең мәдәният бүлеге белгечләре “Нурлат-информ” белән берлектә урта һәм өлкән яшәтәгеләр өчен кызыклы чара тәкъдим итте. Алар кичке якта скверга килүчеләрне “Кинофильмны таны” дип аталган уенга чакырдылар. Өч турдан торган уенда катнашучылар мелодияләре буенча кинофильмнарның исемнәрен исләренә төшерделәр һәм дөрес җавап өчен йолдызчыклар алдылар. Нәтиҗәдә, иң күп йолдызчыкны нурлатлы Ләлә Гобәйдуллина туплады һәм оештыручылардан бүләк алды. 
–    Уен бик ошады. Безнең буш вакытыбыз шактый. Үзебез йөри торган ял итү урыннарында шундый чаралар үткәрелүе бик яхшы, башкаларында да рәхәтләнеп катнашачакбыз, – ди җиңүче. 
Теләүчеләр чарада ачык микрофон янына килеп, үзләренең шәһәрнең парк һәм скверларына кагылышлы фикер һәм тәкъдимнәрен дә җиткерә алдылар. 
Ә проект кысаларында чаралар сентябрь азагына кадәр дәвам итәчәк. Бүген 11 сәгатьтә шәһәрнең үзәк мәйданында Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее “Әби һәм бабайларыбызның ишегалды уеннары”нда катнашырга чакыра. Ә кичен 19.30да шәһәр Мәдәният сарае каршында ачык һава астәында “Любовь и голуби” фильмы күрсәтеләчәк. Җомга һәм шимбә көннәрендә үзәк паркта  19.30дан 21.30га кадәр дискотекалар узачак.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International