Бүген “АК БАРС БАНК»ның Нурлаттагы өстәмә офисы коллективына Илназ Гатинны яңа җитәкче буларак тәкъдим иттеләр. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин, “АК БАРС БАНК»ның вак эшмәкәрлек буенча Казан төбәк үзәге җитәкчесе Наилә Халикова катнаштылар. Алмаз Сәлимович Илназ Шәүкәтовичка яңа вазифада уңышлар теләде.