Нурлат бердәмросслары сайлау алды программасын кабул иттеләр

2018 елның 27 июле, җомга

Кичә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә сәяси совет утырышы үтте. Бүлекчә секретаре Флюра Ногманова рәислегендә узган утырышта сәяси совет әгъзалары 9 сентябрьдә узачак сайлауларда партиядән  депутатлыкка кандидатларны тәкъдим иттеләр һәм сайлау алды программасын кабул иттеләр.Утырышта катнашучылар Татарстан Республикасы Сайлау кодексның 36 маддәсе һәм партия Уставының 14.8.2 пункты нигезендә  Нурлатта Төньяк сайлау округы буенча депутатлыкка кандидат итеп Алмаз Әхмәтшинны  һәм Кизләүдә Тимур сайлау округы буенча кандидат итеп  Ильяс Әхмәтҗановны тәкъдим иттеләр. Партия Уставы нигезендә кандидатларны тәкъдим итү яшерен тавыш бирү юлы белән үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International