Нурлат яшьләре тыл хезмәтчәннәре һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары янына барды

2018 елның 27 июле, җомга

Нурлатның яшьгвардиячеләре “Бердәм Россия” тарафдарлары белән берлектә “Иреклеләр атналыгы” кысаларында картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче тыл хезмәтчәннәре һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары янына барды.
Активистлар аларның сәламәтлеге белән кызыксынды, үзләреннән ярдәм  тәкъдим итте. Сугыш ветераны һәм  тыл хезмәтчәннәренә сәламәтек, иминлек теләп, җиләк-җимешләр белән пакетлар тапшырдылар. Соңыннан территориядә су сибәргә ярдәм иттеләр һәм кышкыга әзерләү өчен җиләкләр җыйдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International