29 июль көнне Нурлатта Хәрби диңгез флоты көнен билгеләп үтәчәкләр. Чарага барлык теләүчеләр һәм хәрби диңгез флотына битараф булмаганнар чакырыла. Программа кысаларында 11.00дә билгесез солдат һәйкәленә веноклар салу, Совет урамы буйлап булачак Хәрби диңгез флоты мемориалы урынына кадәр җәүяләп бару күздә тотыла.
12:00 дә барлык флотларда да һәлак булган хәрбиләр истәлегенә чәчәкләр салу, әләмнәр күтәрү, Хәрби диңгез флоты стилендә сәнгати экспозиция күрсәтү һәм башкалар планлаштырыла.