Нурлат районында тыл хезмәтчәнен юбилее белән котладылар

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Кичә Михайловка авылында яшәүче Дария Алексеевна Трофимовага 90 яшь тулды.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова аны юбилее белән котлап, сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин исеменнән рәхмәтләр җиткерде.Дария Алексеевна лаеклы ялга чыкканчы Мичурин исемендәге колхозда төрле эшләр башкарган. Ул “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән, “Хезмәт ветераны”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International