Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин капиталь ремонтланучы “Тирмәкәй” балалар бакчасында булды

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Бүген, 26 июльдә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин капиталь ремонтланучы “Тирмәкәй” балалар бакчасында булып, эшләрнең барышы белән танышты. Планлаштырылган эшләр кысаларында балалар бакчасы зур үзгәрешләр кичерәчәк, биредә ремонтны “Грата” төзелеш компаниясе алып бара. 
Ремонт эшләре азагына якынлашып килә. Күпчелек эшләр инде башкарылган – тәрәзә һәм ишекләр куелган, түбә эшләре тәмамланып килә, бүгенге көндә эчке якта стеналар һәм түшәмне ясау бара. 
-    Киләсе атнадан буяу эшләре башланачак. Бакча якты һәм  заманча булсын өчен, эш барышында  сәнгати дизайнерлык тәкъдимнәре искә алыначак, Шул ук вакытта бакча янгын куркынычсызлыгы таләпләренә дә тулысынча туры килерлек  булачак, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары Линар Маняпов.   
Объектта Алмаз Әхмәтшин төзүчеләрне ремонт эшләрен план-график буенча башкарырга һәм капиталь ремонтны вакытында төгәлләргә чакырды. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International