ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2018 ел
шимбә

Юбилярны социаль яклау бүлеге начальнигы Оксана Терентьева тәбрикләгән.

2018 елда Нурлат районында 3 елга бер тапкыр 1916, 1919, 1922, 1925, 1928, 1931, 1934, 1937, 1940, 1943, 1946, 1949, 1952, 1955, 1958, 1961, 1964, 1967, 1970, 1973, 1976, 1979, 1982, 1985, 1988, 1991, 1994, 1997 елларда туган 8723 кеше диспансерлаштыру үтәргә тиеш. 

Татарстаннан хаҗга сәфәр кылучы мөселманнарның беренче төркеме бүген юлга кузгала.


3
август, 2018 ел
җомга

Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин тантаналы шартларда Нурлат тимер юл станциясе хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. 

Бүген “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсендә “Иң яхшы ишегалды – безнеке” конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләр билгеләнде. 

Бүген Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясенең Нурлат вәкиллеге активистлары Казанда республика районнарының башка вәкилләре белән очрашты. 

Якшәмбе, 5 августта, Нурлат шәһәренең Төньяк-Көнчыгыш микрорайонында урнашкан үзәк стадионда футбол буенча ТР беренчелеге узачак (2нче лига). Барлык теләүчеләр дә чакырыла. 11.00дә башлана.

“Росинкас” Россия инкассация берләшмәсенең Татарстан филиалы Нурлат инкассация участогы Фәрит Галимов җитәкчелегендә 2018 елның 1нче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре буенча республиканың инкассация участоклары арасында җиңү яулады һәм “Иң яхшы участок” күчмә кубогына лаек булды.

Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин шәһәр һәм район предприятие-оешмалары җитәкчеләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнашында үткәргән гомумшәһәр планеркасында мөһим мәсьәләләр каралды. 

Предприятие юбилее белән иң ихлас һәм җылы котлауларымны кабул итеп алыгыз: элеваторга 90 ел тулды!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International