Нурлатлылар хаҗ сәфәренә әзерләнә

2018 елның 4 августы, шимбә

Татарстаннан хаҗга сәфәр кылучы мөселманнарның беренче төркеме бүген юлга кузгала. Быел Нурлат районыннан район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов җитәкчелегендә 30лап кеше хаҗ сәфәре кылачак. Булачак хаҗиларның беренче төркеме 8 августта Казаннан китәчәк. Моңа кадәр мәчетләрдә хаҗга баручылар өчен махсус әзерлек курслары оештырылган иде. Анда Согуд Гарәбстаны кануннары, хаҗ кылу кагыйдәләре белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International