Тыл хезмәтчәне 90 яшьлеген билгеләп үтә

2018 елның 4 августы, шимбә

Юбилярны социаль яклау бүлеге начальнигы Оксана Терентьева тәбрикләгән. Ул Леонид Кокрановка район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшиннан истәлекле бүләк һәм РФ Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы тапшырган. 
Леонид Кокранов Чирмешән районының Түбән Кармалка авылында дөньяга килгән. 5нче сыйныфтан ук колхозда эшли башлаган. 1947 елда аны Кемеровага эшкә җибәргәннәр. Анда 4 ел эшләп кайтканнан соң, туган ягында бораулау бригадасында хезмәт куйган. Тормыш иптәше Александра Ивановна белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. 1958 елда гаиләсе белән Нурлатка күченеп килгән. НУРБда слесарь булып лаеклы ялга чыкканчы эшләгән. Хәзер Леонид Степанович кызы Татьяна белән яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International