Хөрмәтле Нурлат элеваторы хезмәткәрләре, ветераннары!

2018 елның 3 августы, җомга

Предприятие юбилее белән иң ихлас һәм җылы котлауларымны кабул итеп алыгыз: элеваторга 90 ел тулды!
Элеватор эшли башлавының уракның иң кызган мәле – бөртекле культуралар кабул итү чорына туры килүе юкка
түгелдер, чөнки нәкъ менә шул вакытта предприятиенең мөһимлеген тагын да ачыграк аңлый башлыйсың бит.
Әлеге еллар дәвамында Нурлат элеваторы актив рәвештә үсеш кичергән: корпуслар, механикалаштырылган ашлык складлары, бөртек киптерү корылмалары төзелгән... Җитештерү куәте дә арта барган. Һәм аның нәтиҗәсе буларак, бүгенге көндә элеватор республикабызның икмәк
әзерләү системасында иң эре предприятиеләрдән санала. Районыбыз икътисады өчен дә аның роле бәһасез. Боларның барысы артында коллективның авыр һәм фидакарь хезмәте, предприятие ветераннарының тырышлыгы ята. Ихлас күңелемнән мин аларга, шулай ук көндәлек хезмәтләре ашлык әзерләү белән бәйле булган барлык нурлатлыларга да мул уңыш, кояшлы көннәр, хезмәтләреннән ямь табып эшләүләрен телим. Бәхетле булыгыз, нык сәламәтлек, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек телим. 
Алмаз ӘХМӘТШИН, Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International