Нурлатта “Иң яхшы ишегалды – безнеке” конкурсына йомгак ясалды

2018 елның 3 августы, җомга

Бүген “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсендә “Иң яхшы ишегалды – безнеке” конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләр билгеләнде. Конкурс партиянең ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов координаторы булган “Шәһәр мохите” федераль һәм “Минем ишегалдым” җирле проектлары кысаларында үтте. 
Конкурс 1 майда старт алган иде. Ул биш – “Иң чәчәкле ишегалды”, “Иң яхшы ял зонасы”, “Иң яхшысы – балаларга”, “Без – спорт ишегалды” һәм “Иң креатив бизәлеш” номинацияләре буенча узды. Анда шәһәр һәм район халкы, ТСЖлар, ТОСлар, авыл җирлекләре катнашты. 
10 көн дәвамында комиссия ишегалларын карады һәм өч җиңүчене билгеләде. Нәтиҗәдә, “Иң креатив ишегалды” номинациясендә - Евгений һәм Людмила Хлебушкиннар, “Иң чәчәкле ишегалды”нда – Җиңүнең 50 еллыгы урамы, 2нче йортының 1, 2, 4 ,7нче фатир хуҗалары, “Иң яхшысы – балаларга”да “Нефтьче” ТСЖсы җиңү яуладылар. Хлебушкиннарга акчалата бүләк, калганнарга ишегалды эскәмияләре һәм Мактау грамоталары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International