Нурлат тимер юлчылары һөнәри бәйрәмнәре белән котлаулар кабул итте

2018 елның 3 августы, җомга

Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин тантаналы шартларда Нурлат тимер юл станциясе хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. 
- Алга таба да үз эшегезнең һөнәрмәннәре булып калыгыз. Семафорның яшел уты тормыш юлыгызны да яктыртсын, - диде үзенең сәламләү сүзендә Алмаз Сәлимович. 
Район җитәкчелегенең Мактау грамоталары белән тармакның төрле юнәлеш хезмәткәрләре, шулай ук ветераннар билгеләп үтелде. Станция начальнигы Владимир Школьников һәм вокзал начальнигы Ирина Кириллова да коллегаларын һәм ветераннарны бәйрәм белән котладылар.Бәйрәм чарасы концер белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International