Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин шәһәр һәм район предприятие-оешмалары җитәкчеләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнашында үткәргән гомумшәһәр планеркасында мөһим мәсьәләләр каралды.
Әйтик, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова Татарстан Республикасы һәм Нурлатта Шәһәр көннәрен, Корбан бәйрәмен үткәрү буенча җентекле мәгълүмат китерде, куркынычсызлык чаралары турында сөйләде. Алмаз Әхмәтшин җитәкчеләрне бәйрәм чараларында катнашырга өндәде. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы, гадәттән тыш хәлләрдә халыкны саклау чаралары турында районара күзәтчелек эшчәнлеге начальнигы Рифкат Йосыпов чыгыш ясады. Диспансерлаштыру үткәрү һәм социаль хезмәтләр җыелмасы турында Нурлат район үзәк хастаханәсе баш табибының поликлиника эшләре буенча урынбасары Лилия Субаева сөйләде. Нурлат тимер юл станциясе начальнигы Владимир Школьников тимер юл станциясенең эшчәнлеге белән таныштырды, коллегаларын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде.