Бүген Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясенең Нурлат вәкиллеге активистлары Казанда республика районнарының башка вәкилләре белән очрашты. Алар өчен “МУВИ Троль” форум-театрын булдыру буенча уку оештырылган иде.
- Чара студентлар һәм яшьләр мохитендә милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән. Форум-театр – ул тамашачыга мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чараларыннан гына түгел, ә беренче чыганактан алу мөмкинлеге бирә торган инструмент, - дип билгеләп үтте безнең райондагы вәкиллек җитәкчесе Джулия Максюткина.