ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Октябрьнең беренче көнендə күркəм традиция буенча без янə фидакарь хезмəтлəре, батырлыклары һəм сабырлыклары бүгенге имин тормышыбызга нигез биргəн буынга ихлас рəхмəт сүзлəре белəн мөрəҗəгать итəбез. Безнең бүгенге яшəешебез, горурлыгыбыз булган бар нəрсəне безнең əти- əнилəребез, остазларыбыз булдырган, яклаган һəм саклаган бит.


30
сентябрь, 2018 ел
якшәмбе

Бу көннәрдә ДОСААФның Нурлат җирле оешмасы Советлар Союзы Герое В.В.Талалихинның 100 еллыгына багышлап Батырлык дәресләре үткәрә. 

Язучы, публицист, Татарстанның язучылар һәм журналистлар берлекләре әгъзасы Ирек Диндаровның тууына 65 ел булуны шул көннәрдә  туган авылы Бикколда зур әдәби кичә ясап билгеләп үткәннәр.

“Ышаныч” үзәге белгечләре психологик десант кысаларында район мәктәпләрендә 1нче һәм 5нче сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре өчен психологик чаралар һәм тренинглар үткәрәләр.

Шул көннәрдә шәһәрнең базар яны (Заһид) һәм шикәрчеләр микрорайоны мәчетләрендә хаҗилар белән очрашулар узды.

Шул көннәрдә Казанда Игенчеләр сарае каршында  республиканың ветеринария белгечләренә 101 “Лада Ларгус” автомобиленнән  ачкычлар тапшырдылар

Шул көннәрдә “Чык тамчысы” балалар бакчасының өлкән төркеменә  йөрүче сабыйлар шәһәр балалар китапханәсенә килделәр.

Нурлатның шәһәр балалар китапханәсендә борынгы дөнья һәм анда яшәгән динозаврлар турында күбрәк белергә теләүчеләр өчен түгәрәк эшли башлый. 

Шәһәребездә шул көннәрдә татар телен өйрәнү буенча өлкәннәр һәм балалар өчен бушлай курслар эшли башлаячак.


29
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсенә сәяхәтләре кысаларында Ульян өлкәсенең Идел аръягы татар автономиясе делегациясе Колбай Мораса авылының Габдулла Кариев музеенда булып китте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International