Шәһәребездә шул көннәрдә татар телен өйрәнү буенча өлкәннәр һәм балалар өчен бушлай курслар эшли башлаячак. Мондый курслар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы белән бөтен республика буенча оештырыла. Район имам-мөхтәсибенең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Земфира Мортазина хәбәр иткәнчә, Нурлатта курслар 30 сентябрьдән башлана һәм май аена кадәр дәвам итәчәк. Анда теләкләре булган һәркем татар теле буенча башлангыч белем ала алачак, курсларга язылу дәвам итә. Әлегә татар теле дәресләре эшләүчеләр өчен дә уңайлы булсын өчен якшәмбе көнгә билгеләнгән, әмма тыңлаучылар белән берлектә аларны атна уртасына күчерү мөмкинлеге дә бар. Дәресләрне тәҗрибәле укытучылар расланган программа нигезендә алып барачак. Земфира Мортазина сүзләренә караганда, ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән уку китаплары кайтарылган да инде.