Биккол авылында авылдашлары Ирек Диндаровның 65 яшьлек юбилеена багышлап искә алу кичәсе үткән

2018 елның 30 сентябре, якшәмбе

Язучы, публицист, Татарстанның язучылар һәм журналистлар берлекләре әгъзасы Ирек Диндаровның тууына 65 ел булуны шул көннәрдә  туган авылы Бикколда зур әдәби кичә ясап билгеләп үткәннәр. Биккол авыл җирлеге, мәдәният йорты һәм мәктәп коллективы көче белән әзерләнгән чарада аның шигырьләре, җырлары яңгыраган, хикәяләре сәхнәләштереп күрсәтелгән. Биредә үк аның сүзләренә язылган яңа җыр, Яр Чаллы радиосында Ирек Диндаровның иҗатына багышлап яздырылган радиотапшыру яңгыраган, истәлекләр барланган. Чарага килүчеләр мәдәният йортында урнашкан музейга да кереп чыккананар, анда Ирек Диндаровның шәхси әйберләре һәм кулъязмалары саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International