“Чык тамчысы” балалар бакчасы балалар китаплар дөньясына сәяхәт иттеләр

2018 елның 30 сентябре, якшәмбе

Шул көннәрдә “Чык тамчысы” балалар бакчасының өлкән төркеменә  йөрүче сабыйлар шәһәр балалар китапханәсенә килделәр. Китапханә хезмәткәрләре балаларны бик мөлаем каршы алдылар һәм китаплар дөньясына кызыклы сәяхәткә чакырдылар. Экскурсия балаларда зур тәэсирләр калдырды, алар бирегә кабат әти-әниләре белән килергә вәгъдә бирделәр. 
Лариса Расчислова, “Чык тамчысы” балалар бакчасы тәрбиячесе  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International