Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм!
Дәүләт Думсы депутаты инициативасы белән өлкән яшьтәге 1500 кешегә бүләк бирү оештырылды.
1 октбрьдә Нурлатның Халыклар дуслыгы йортында ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков кабул итү үткәрәчәк. Кабул итү 10.30да башлана.
Бүген, 1 октябрь көнне, Нурлатта Халыкара өлкәннәр көненә багышлап Мәдәният сараенда үткән тантаналы чара төрле тармакларда хезмәт куеп, бар гомерләрен район үсешенә багышлаган хөрмәтле ветераннарны үзенә җыйды.
Эмилия Сәгъдиева һәм Полина Вәлиева нәфис гимнастика буенча Мәскәүнең Обручевский муниципаль округы ачык беренчелеге призерлары булдылар. Алар тренер-педагог Зифа Сәгъдиева кул астында шөгыльләнәләр.
Халыклар дуслыгы йортында “О2” мәдәни-спорт проекты кысаларында шәһәр мәктәпләре укучылары белән очрашулар дәвам итә. Бу көннәрдә биредә 9нчы мәктәп укучылары булып китте.
Бүген Нурлатта башкарма хакимият, җирле үзидарә органнары һәм оешмалары белән гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре башланып китте. Чаралар 1 октябрьдән 3енә кадәр дәвам итәчәк.
Кичә, 30 сентябрьдә Нурлат районы Чуваш милли-мәдәни үзәгенең яшьләр канаты Татарстан Республикасы Чуваш автономиясенең яшьләр конференциясендә катнашты. Делегацияне Халыклар дуслыгы йорты директоры, Чуваш милли-мәдәни үзәге директоры Галина Терентьева җитәкләде.
Бүген район һәм шәһәр службалары җитәкчеләренең эш атнасы традицион планеркадан башланды. Планерка район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә узды. Биредә көнүзәк мәсьәләләр белән бергә атна дәвамына планнар да билгеләнде.
1 октябрьдә ТР экология һәм табигый ресурслар министры Халыклар дуслыгы йортында кабул итү үткәрәчәк. Кабул итү 10.30да башлана.