Шул көннәрдә Казанда Игенчеләр сарае каршында республиканың ветеринария белгечләренә 101 “Лада Ларгус” автомобиленнән ачкычлар тапшырдылар. Нурлат районы дәүләт ветеринария берләшмәсе коллективы исә ике машинага ия булды. Берләшмә җитәкчесе Илнур Хәнәфиев әйтүенчә, яңа машиналар ветеринария участокларына җибәреләчәк. “Машиналар ветеринария җайланмалары белән җиһазланган һәм ветеринария ярдәмен оператив һәм вакытында күрсәтергә ярдәм итәчәк”, – ди җитәкче.
Республиканың ветеринария белгечләре шул ук көнне ТР Баш ветеринария идарәсенең 25 еллыгына багышлап ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәргән тантаналы кабул итүдә дә катнаштылар. Чарада бүләкләнүчеләр арасында Нурлат ветеринария берләшмәсенең баш бухгалтеры Фәнилә Хәсәнова да бар иде. Аңа тармакта озак еллар тырыш хезмәте өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.